Алып баручы сузлэре татарча

Максат: балаларда әниләргә карата игътибарлылык, мәрхәмәтлелек, ярату тәрбияләү; бию, җырлау күнекмәләрен ныгыту; балаларда зәвык, иҗади сәләт үстерү.

Алдан ясалган эш: әниләргә бүләкләр.

Алдан әзерлек: шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнү.

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Бәйрәмгә әниләр чакырыла. Ишектән кергәндә тылсымлы тартмадан фигуралар алалар. Кызыл төстәгеләр бер якка, яшел төстәгеләр икенче якка утыра бара. Өстәл өстенә гөлләр, чәчәкләр куела, шарлар эленә. Музыка уйный. Бәйрәмдә катнашучы балалар чәчәкләр тотып кереп, ярым-түгәрәк ясап бииләр. Биеп бетергәч чәчәкләрне кәрзингә җыялар.

Күмәк чәчәкләр биюе

Һәр ел саен килә бу бәйрәм
һәр көн туган кояш шикелле.
Еллар саен данлый бу бәйрәм,
Гүзәл кеше – әни кешене!

Алып баручы. Кадерле әниләр! Сезне чын күңелдән бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сезгә сәламәтлек, шатлык, озын гомер телибез.

Балалар белән бергә сөйләү:

Әни – ул һава! (кулларны өскә күтәрү)

Әни – ул яктылык! (кулларны өскә күтәреп фонариклар ясау)

Әни – ул бәхет! (кулларны күкрәккә кую)

Әни – ул әкият! («Во!»дип баш бармакны күрсәтү)

Әни – ул елмаю! (елмаеп күрсәтү, көлү)

Әни – ул ярату! (әниләргә “воздушный поцелуй” җибәрү )

Җыр “Җырлыйм әнием турында”

Алып баручы: әниләр, бүгенге көн сезгә багышлана. Бүгенге күңел ачу чарасы сезнең барлык мәшакатьләрне оныттырып, яхшы кәеф алып килсен иде.

Әниләргә бүген безнең Иң
кадерле сүзебез.
Шат биюләр, матур җырлар, уеннарны
Сезгә дип әзерләдек.
Бүләк итеп үзебез.

Алып баручы: бүгенге бәйрәм гади генә булмас, бүген без әниләребезне дә уеннарда катнашырга чакырабыз. Кергәндә төрле төстәге фигуралар алып, икегә бүленеп утыру юкка гына булмады. Уеннар булгач бәяләүче жюри да булырга тиеш. Жюри составында булачак. Балаларыбыз сезнең өчен җан атып үзләренең һөнәрләрен күрсәтерләр. Уеннарда актив катнашып бергәләп күңел ачып ял итик.

Әниләр белән уеннар

Беренче бирем: һәр команданың үзенә исем кирәк. Әйдәгез озакка сузмыйча бер исем уйлыйбыз.

Икенче бирем: ә хәзер сезгә 3 минут вакыт бирелә. Шул вакытта сезгә

“Ниса” белән беткән татар хатын-кызлар исемнәрен уйларга кирәк. Кайсы команда күбрәк исем табар?

Алып баручы: сез исемнәр уйлаган арада Асель белән Нәргизә

башкаруында “Мин әнигә булышам” җырын тыңлап китик.

Вакыт чыкты, әйдәгез әниләребезгә сүз бирик.

Өченче бирем: уеннарны дәвам итәбез, хөрмәтле әниләрбез. Өченче бирем төсле кәгазьдән бер матуркатлаулы булмаган открытка ясарга. Вакыт чикле. Ә без ул арада кызларыбыз Диана, Алия, Дәлия башкаруында “Дәү әнигә бүләккә” җырын тыңлыйк.

Дүртенче бирем: уен өчен һәр командадан берәр әни кирәк. Җырлый- җырлый мисаллар чишәсе була.

Клоун керә. Бишенче биремне уйната.

Бишенче бирем: чираттагы уенны уйнау өчен шулай ук һәр командадан берәр әни кирәк була. Гәзитне күчерә-күчерә барып билгеле бер аралыкны узасы.

Алтынчы бирем: чираттагы уеныбыз “әниеңне киендер” дип атала. Командадан берәр әни белән баласы бирегә чакырыла. Бала бирелгән муенсалар, ленталар, браслетлар белән әнисен киендерә.

Җиденче бирем: “Сүзсез сәхнә” дип атала. Жирәбә буенча бирелгән ромашка таҗларын алып сүзсез генә шунда язылганны аңлатасы.

  • Газда кулың пеште.
  • Балаңа дәрес каратасың.
  • Сөйгәнеңне эштән каршы алу.
  • Кунакка әзерләнәсең.
  • Елаган баланы юату.
  • Эшкә соңга калу

Сез әзерләнгән арада малайлар башкаруында “Гөмбәләр биюе”н карыйбыз.

Сигезенче бирем: бу уенны уйнау өчен әниләр акчаларны саный-саный, сорауларга җавап бирергә һәм хисапта ялгышмаска тиеш булалар.

  • Балагызның исеме ничек?
  • Балагызның фамилиясе ничек?
  • Балагызга ничә яшь?
  • Балагызның әтисе ни исемле?
  • Балагызның аяк киеме размеры нинди?
  • Балагызның туган көне кайчан?
  • Балагызның күз төсе нинди?
  • Балагыз нинди группага йөри?
  • Балагыз ничәгә кадәр саный белә?

Кызларыбыз башкаруында “Яулыклар юабыз ” биюе.

Уеннар беткәч балалар “Подари улыбку миру ” җырына шарлар тотып кереп, әниләренә үзләре ясаган бүләкләрне бирәләр.

Бәйрәм бүләксез булмый ул,
Барыгыз да беләсез.
Безнең ничек тырышканны,
Хәзер менә күрерсез.

(Балалар ясаган бүләкләрен әниләргә бирәләр)

Бергә:

Көннәр һәрчак аяз булсын,
Кояш гел көлеп торсын.
Әниләр дә кояш кебек
Озын гомерле булсын.

Күмәкләшеп барыбыз бергә
Биеп алыйк, әйдә әле.
Котлы булсын, гөрләп торсын
Әниләрнең бәйрәме!

Жюри әниләрнең уенына нәтиҗә чыгара.

  • Шалканны чәчәләрме? (юк, орлыкны)
  • Бер мичкәдә ике төрле сыеклык? (йомырка)
  • Нинди сорауга “әйе” дип җавап биреп булмый (йоклыйсынмы?)
  • Табышмак сүзен ничек укырга? (сулдан уңга)
  • Җансыз җанлыны уята (будильник)
  • Иң кирәктән – иң кирәк (саулык)

Алып баручы: Әйе, тормышта иң кирәге әллә нинди байлыкларга да сатып алып булмый торган – саулык. Кадерле әниләребез, сезгә ныклы сәламәтлек, тигез канатлы гаиләләребездә һәрчак балаларыбызның менә

шундый бәхетле, шат, сәламәт, иманлы, миһербанлы булуларына сөенеп кенә яшәргә насыйп булсын.

Жюри нәтиҗә чыгара

Алып баручы: Кадерле әниләребез, сезгә бүгенге бәйрәмдә катнашуыгыз өчен зур рәхмәт, тагын бер кат барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз.

Иснмесез хрмтле авылдашлар!

Иснмесез картлар, яшьлр

зебезне кайнар сламнребезне юллыйбыз. Унынчы сыйныф укучылары, аларны ти-нилре тарафыннан зерлнгн бйрм концертыбызны башлыйбыз.

1. Кмк бию, уен- клке. 2. Сезг булган кайнар сламебез

Булыр безне бйрмд. Ташып чыкты йрк треннн

Хрмтле авылдашлар килгн, Тапшырырга булдык аны сезг.

Трдн узыгыз йд. Шигырь белн, матур ыр белн.

4.Уйнарбыз да бген, клрбез д, 5. ырлар, биюлр зелмс

Матур итеп ырлар ырларбыз. Шатлык стр гармун да.

гр инде телсгез сезг, кенмссез килгнг

Баяннарда хтта сызарбыз. Келле булачак монда.

6.Бген шулай тырышырбыз, 7.Сзне озакка сузмыйча,

Сезне келлрне ачарга. Вгъдлрне бозмыйча,

хзерг рхст итегез рм итми вакытны

Кон ц ертыбызны башларга. Башлыйк ле концертны.

ыр бит ул хислр дулкыны,

ыр бит ул ист кала

Кеше зене ткн гомерен

ыр белн иск ала.

1) зене ырларын сезг блк ит «»

1.Ягырый ыр зур авыллар, 2.Биючене итге

Урманнар, кырлар аша, Бии, бии кыскара

Матур ыр белн рвакыт Биючег сз йтмгез,

Биюлр аралаша. Бии , бии остара.

1.Туган якнын гзллеге булып 2.Ягыра ыр келлрд,

Йркт ыр кпме агыла Очкын булып кабын син

Кплрне бит ырлар очраштыра р келд р-яа бер

Кплрне бит кавыштара Дулкын булып агыл син

ыр белн дус, иптш табыла

1.ыр армый ул, 2. ырламыйча туй итмилр

ыр ялыкмый. ырсыз бер бйрм булмый.

Мгелек блк безг Ишккчелр ыр сузмаса

Ул блк бездн сезг. Иделд д ямь булмый.

3.Алма пеш бакчаларда

Илне бакчаларын мактап

ырламый ммкин тгел.

5)зене ырларын блк ит.

Баскан ирд ут чыгара,

Икн болар дисеннр.

6) Схнд келле бию.

1.Иллр матур ыр белн, 2.Картларга да ыр кирк,

Юллар кыска ыр белн. Яшьлрг д ыр кирк.

Эшлп арса, эштн со Беркем йоклап китмсен,

Ял итик без ыр белн. Уйна, гармун, ыр кирк.

7) Схнд зене ырлары .

Ке килми димилр.

Маридан да килгннр.

Ерак юл димгннр.

9) Схнне аларга бирбез. (Мари халык биюе)

1.Сандугач та ыр суза, 2.Идел ага ыр кйлп,

Карлыгач та ыр суза. Дулкын кага ыр кйлп.

Сандугачлы бу илд Идел буе тал – тирк,

р яфрак ыр суза. Яшик матур ыр кйлп.

70 яшьлек картларны да

11) Егетлр башкаруында ыр «Уфтанма»

Тырыш булса, эшлр уа.

Келг тула шатлык.

Бию яраткан халык

12) Схнд шаян бию. (збк карт бию)

13) Скетч. (нилрдн).

14) Каршы алыгыз схнд »Матрешки»

1.Олыгызга, кечегезг, 2. Бишектге ббилрг –

Яшегезг, картыгызга, Бу ырлар маяк булсын,

Яшь кызларга, егетлрг, ырлар ягырап торсын.

15) Схнбез тренд кызларыбыз.

16) Схнбез тренд «Татар халык биюе.»

Кулым тис туфрак алтын булла,

Яшем тамса шыта гл булып.

Келлрд туган якты хислр

Ягырыйлар матур ыр булып.

ыр йрт тату, дус яшрг,

Кыен чакта сабыр булырга

з артыннан дшеп биеклекк,

Канат я рбер урында.

18) Схнд «Кадриль».

Бие, бие, Хйбулла,

Биегн кеше бай булла.

Биегн кеше бай булса да

Кес ягы сай була.

Кырларда грлп игеннр ссен,

Дигезд шаулап кораблар йзсен.

Ккне болытлар каплап тормасын –

Тормыш талбен барыбыз аласын.

21) Хор «Бхетт, шатлыкта».

1.Бу тормышта кемнр ген алмый 2.Юлларыбыз якты булсын

Яш чен бек тхетне. Эшлребез рчак усын

Килчгебез безне якты булсын . Кгебезд рвакытта

Бгенге кн бирсен бхетне. Нурлы кояш балкып торсын.

Шуны белн сезне чен зерлнгн бйрм концертыбыз тмам. Килгнегез, карап утыруыгыз , кчле алкышларыгыз чен бик зур рхмт. Сау , таза булыгыз, килсе очрашуларга кадр.

концерт алып барыр очен шигырьлэр кирэк булса рэхим итегез Алып баручы сузлэре татарча

Алып баручы сузлэре татарча

Алып баручы сузлэре татарча Алып баручы сузлэре татарча Алып баручы сузлэре татарча
Алып баручы сузлэре татарча
Комментариев пока нет

Прокомментируйте!

Выскажите Ваше мнение:

Алып баручы сузлэре татарча
Вакансии для учителей

Сәй мәдәният йортында яңа ел кичәсе үткәрелә. Җыр-биюләр, кызыклы уеннар, мәзәк сүзләр. Бик күңелле тамаша булачак.

Малай(кычкыра) Абыстайлар

Ишан: Кычкырма! Нәрсәгә акырасың? Күрсәтермен мин сиңа җыр мәҗлесен. Сафсата.

Малай(каушап) Белдерү.Мәҗлес. Абыстайлар куера, ой юк, юк, токмачлар куера.

Ишан: Ах, дуңгыз малай. Күрсәтермен мин сиңа абыстайларыңны.

(белдерүне алып тагын эчтән укый)

Шәп бит бу. Минем абыстайлар булдыра моны. Барып үзләрен күрсәтеп кайсыннар әле. Әй, фиргавен токымнары. Килегез әле монда.(эчтә тавышлар ишетелә)

Әллә сугышып яталар инде(берсен-берсе төртешеп абыстайлар чыга).Ә син бар эшеңдә бул (малай чыгып китә).

Абыстайлар: Нәрсә бар? Нәрсә яна? Әмерикәне күрсәтәләр мәллә?

Ишан: Кая йөрисез көтүегез белән? Кирәкмәгән чакта аяк астында буталасыз, кирәк чакта табып булмый сезне. Менә тыңлагыз(белдерүне укый). Менә Әсәй авылы мәдәният йортында бәйрәм була дигән, шунда без дә катнашабыз.

Олы абыстай: Бармыйм,олы башым белән бәйрәмдә йөрер хәлем, әнә яшьләр барсын.

Ишан: Ярар бармасаң, мәҗлесләргә дә бармассың. Әнә яшь абыстайлар белән барырмын.

Олы абыстай: Барам-барам мәҗлескә. Әй юкла мәҗлескә түгел, бәйрәмгә барам Ишанкаем, мине үземне генә чакырасыңмы соң? Икәү генә барабызмы?

Икенче абыстай: Сине генәдер шул. Сине үзеңне генә әнә зиратка чакыралар ди кабер дә хәзерләгәннәр ди.

Ишан: Анда җыр- биюгә осталык та кирәк икән. Икенче абыстай җырлар, яшь абыстай биер.

Абыстайлар: Булыр микән? Булмас ул.

Ишан: Булыр, булыр. Минем белән бик оста телләшәсез.

Яшь абыстай: Җырлыйсым да, биисем дә килеп тормый торуын, Ишан әйткәч, барсам-барырмын инде.

3енче аб-й: Ай-хай-хай-хай, килгәненә бер ай юк, Ишан дип торган була,кылчык.

2енче аб-й: Әйдәгез, вакытны әрәм итмичә рипитицияне башлыйк.

Ишан: Ничава, Булдырасыз сез аны. Барыгыз әзерләнеп чыгыгыз.

(аб-йлар кереп китә, яшь абыстай кала һәм бии. Ул биеп бетергәч олы аб-й белән 3,4енче аб-йлар чыга)

Олы аб-й: Бу ниткән эшен, оятсыз. Көпә-көндез чикерткә урынына сикереп йөрисең. Яшь хатын дигәч тә бик иркәләнеп китмә әле мажик кызы.

2енче аб-й(керә). Дөньяларын онытып җәелеп утырырга нинди рәхәт урын тапканнар. Гайбәтемне чәйнәргә шушыннан да уңайлырак урын тапмадыгызмыни, мескеннәр,әй үләтләр. Берсе кабер якасына баскан, икенчесе кеше үтерүче калдыгы, шулай да кеше тикшергән булалар бит, еланнар.

Олы аб-й: Сине ялчы Галәви тикшерсен, без сине тикшерергә калмаган, кирәгең дә шул кадәр генә. Ишан хәзрәтнең фатихалы йортын уйнаш йорты итеп бетердегез инде, оятсызлар.

2енче аб-й: Әй карт үләт, Убырлы карчык, фатихалы йорты дигән була тагын. Әгәр син юньле хатын булсаң өстеңә дүрт көндәш алмаган булыр идең. Дәҗҗәл карчыгы, шайтан анасы, мунча пәрие.

Олы аб-й: Җикеренмә миңа, себерке, мин синең шикелле ялчыдан ялчыга, көтүчедән- көтүчегә күчеп йөрмим. (төрткәли)

2енче аб-й: Тотынма, шакшы танау! Я, әйт әле кем белән тоттың!(төркәли).

Яшь абыстай: Туктагыз, кешедән оялыгыз(аермакчы була)

2енче аб-й: (яшь аб-йга) Нәрсә. Нигә син безнең эшкә тыгыласың,себерке. без сугышырбыз да, килешербез дә, бездә эшең булмасын.

(Ишан белән 3енче,4енче аб-й керә)

Ишан: Әй сез фиргавен тыкымнары, эшегез беткәнме әллә сугышып ятасыз. Җитте сезгә.

2енче аб-й:Нигә яптың шәлемне,

Хә, үз шәлең жәлмени.

Кая, сал-сал, карт убыр,

Шәлсез дә син бик матур.

(1енче аб-й шәлен йөзенә ташлый, үз шәлен алып яба)

3енче аб-й: Ниткән эшегез бу тагын,

Ник дәшмисең, себерке,

Ник монысын алмадың!

(кулындагы чапанны икенче абыстайга ташлый)

1енче аб-й: Кәвешемнең сыңгарын

Каысыгыз кигән тагын?

Синдә ич, әйт, кигәндә

нәрсә генә крарадың!

(кулындагы кәвешен ташлый. 3енче аб-й кәвешен алып кия)

4енче аб-й: Төпсез, тузган әрҗәләр,

Юк өчен әрләшәләр,

Килбәтләрен күр инде,

Нәкъ кысыр, мут кәҗәләр.

1енче аб-й: Кулмәгем килешкәнме?

2енче аб-й: Кершәнем шәп төшкәнме?

3енче аб-й: Сөрмәм барып чыкканмы?

4енче аб-й: Теш кынам шәп кунганмы?

Барысы бергә: (1 аб-йга)Күлмәгең килешмәгән.

(2аб-йга) Кершәнең шәп төшмәгән.

(3 аб-йга) Сөрмәң барып чыкмаган.

(4 аб-йга) Кынаң бер дә кунмаган.

1енче аб-й: Ярый, сез генә матур.

Барысы бергә: Тик кенә тор карт убыр!

Ишан: Тик кенә торыгыз фиргавен калдыклары. Тезелегез. Үрә кат! Шәлперәй! Минем арттан, киттек яңа елга.

Яңа ел җыры яңгырый. Алып баручылар чыга.

А.Б. Көмеш моңы чынлый кыңгырауның

Якты нурдай балкый кышкы Юл.

Энҗе карлар сибеп , шат елмаеп,

Килә тагын – килә Яңа ел.

А.Б. Яңа елга күчә Гомер агышы,

Күңелдә моң кала тезелеп.

Иске елны тагын озатканда,

Калыр кебек шул моң өзелеп.

А.Б. Истәлекләр иске елда калсын,

Көннәр тыныч, күкләр саф булсын.

Сагыну кавышулар тагын килсен,

Җанда Яңа өмет кабынсын.

А.Б. Иң мөхиме : озын – озын гомер,

Бәхет алып килсен Яңа ел!

Җылы назлар, изге саф хисләргә

Яңа юллар салсын Яңа ел!

А.Б. Исәнмесез, хәерле кич мөхтәрәм якташлар, килгән кунаклар!

А.Б. Хәерле бәйрәм кичләре белән Сезне, мөхтәрәм тамашачылар!

А.Б. Бәйрәм белән Сезне! Бәхет, шатлык, сәламәтлек гомер юлларыгызда юлдаш булсын. Без сезне чын күңелебездән шушы матур якты яңа ел бәйрәме белән котлыйбыз.

А.Б. Куанычлы шатлыклар, мең төрле мәшәкәтләр белән көн артыннан көн, ай артыннан ай уза. Әле кайчан гына шау чәчәкле язларга, нурлы җәйләргә, мул көзләргә сокланган идек. Ә менә бүген инде кыш. Бүген без сезнең белән бергәләшеп Яңа елны каршылау кичәсенә җыелдык.

А.Б.Хөрмәтле кунаклар! Менә шундый матур кичтә сезнең барыгызны да якынлашып килүче Яңа – 2012 ел белән тәбрик итәбез. Киләсе ел сезгә уңышлар, зур шатлыклар, гаилә бәхете, сәламәтлек һәм байлык алып килсен.

А.Б. Күтәрелсен тостлар, теләнсен изге теләкләр. Туачак көннәребез һәрчак аяз, күгебез тыныч, табыннарыбыз мул булсын. Уен – көлке, жыр- бию беркайчан да безне ташламасын.

А.Б. Уйнагыз сез дуслар һәм көлегез,

Күркәм булсын бәйрәм кичегез.

Яңа елда һәр көн бәйрәм,

Гөрләп кенә барсын эшегез.

2011 елда Әсәй авылында ___ сабый дөньяга килде.

1. Закиров Илсур һәм Миләүшәләрнең кызлары Айсылу;

2. Камилов Илназ һәм Динараларның кызлары Әдилә;

3. Шакиров Раиль һәм Лилияләрнең уллары Әмирхан;

4. Ахмадишин Загир һәм Айгөлләрнең уллары Азат;

5. Мамалимов Альберт һәм Зөлфияләрнең уллары Азамат;

6. Мухаметов Илмас һәм Альбиналарның кызлары Әдилә;

7. Саргузин Данис һәм Гүзәлләрнең уллары Ильяр;

8. Җәләев Зиннур һәм Айгөлләрнең уллары Камил;

9. Якупов Рамис һәм Айгөлләрнең уллары Рияз;

Бу сабыйларга ныклы сәламәтлек, әти-әниләренең пар канаты астында бәхетле, тәүфыйклы балалар булып үсүләрен телибез.

А.Б. Сезнен барыгызны да бәйрәм белән тәбрикләп җырлый________________________________________________

А.Б. Хөрмәтле якташлар! Бүген һәркем күңел ачсын, җырласын, биесен…Бүген ни кылансаң шул килешә.

А.Б. Шулай итеп барыбыз да уйныйбыз, көләбез, жырлыйбыз, биибез.

А.Б. Гөрләп торсын кунак белән тулы өйләр

Жырлыйк әле яңа җырлар, яңа көйләр.

Бу бәйрәмне һәр кайсыбыз сагынып сөйләр,

Ямьле булсын Яңа еллар. Яңа көннәр.

А.Б. Билгеле яңа ел кичендә күңелләр шатлык белән тулы һәр кеше үз шатлыгын – дусты, туганнары белән бүлергә тырыша , бер – берсенә бәхет тели һәм ышана. Күрәм барыгызның да кәефләре бәйрәмчә, дусларыгыз туганнарыгыз белән күңел ачарга килгәнсез. Менә шушы матур кышкы кичтә барыбызны да бәйрәм белән тәбрикләү өчен сүзне_______________________________________________________________

бирәбез. Рәхим итегез, сүз сезгә.

КОНЦЕРТ НОМЕРЫ.”Умырзая” бию коллективы кызлары башкаруында хоровод биюе.

”Умырзая” бию кызлары кереп бара. Шайтан керә.

Шайтан: О, какие люди и без охраны?(Кызларны озата һәм залга төшеп бер хатынга текәлеп карап тора) Мин сезгә бер күрүдә гашыйк булдым.

О,сезнең хатын мени? Гафу, гафу. Мин сезне бер караштан аңладым. Кичә берсе физик замечание ясаган иде, һаман да яңак төбем авыртып тора.

(сәхнәгә убырлы чыга)

Шайтан: Нишләп йөрисең монда кеше куркытып? Бәйрәм бозып.

Убырлы: Ә үзең?

Шайтан: Мин яшь ичмасам, ә син, кайчан соңгы тапкыр көзгегә карадың? Мин синең урыныңда булсам урманның да кеше аягы басмый торган, иң караңгы урынында утырыр идем.

Убырлы: Син үзең дә адресыңны бутап йөрисең бугай? Бу сиңа, кара мунча түгел, клуб дип атала.

Шайтан: Үзеңнең заманадан артта калган шәхес икәнеңне шуннан бел син. Биш былтыр инде кара мунчалар беткәнгә һәм без клубларга күчкәнгә. Бик беләсең килсә, һәр атнаның шимбәсендә, без монда шайтан туйлары үткәрәбез. Мин атаклы тамада. Менә бүген дә бәйрәмне алып баруымны үтенделәр. Гонорарлары бик югары булганга гына ризалаштым. Әйдә бушат сәхнәне! Бар – бар йөрмә монда, сәхнә яшьләрне, матурларны ярата ул.

Убырлы: Мин монда семья белән килдем, кума мине праваң юк. Кума мин үзем китәм.

Шайтан: Каян килсен сиңа семья?(халыкка) Хөрмәтле тамашачылар, уеннарда катнашып, җырчыларыбызны, биючеләребезне кайнар алкышларга күмегез, кулларыгызны җәлләп, форма өчен генә чәпелтәтеп утырмагыз. Туташ, сезгә әйтәм, таш кисәргә кушмыйбыз ләбаса. Бары, әледән – әле, кул чапкалап утырыгыз дим. Шуңа да иренәсез бит инде. Во народ пошел. (Кереп киткәндә А.Б. чыга)

А.б. Нишләп йөрисең син!

Шайтан: Синең эшеңне эшлим. Концерт алып барам.

А.б: Гафу итегез хөрмәтле тамашачылар, сезнең өчен җырлый______________________________________________________

(“Җиз кыңгырау моңлары” көе уйный, Кыш бабай керә)

К.Б: Нәрсә булды миңа, аңламадым, әллә нишләдем, сезне табалмыйча, адашып йөрдем. Мине буран, ураганнар күккә алып менеп киттеме соң?

Әллә һаман да шул шайтан, убырлылар эше микән? Минем оныкчыгымны күрмәдегезме, оланнар? Кызчыгымны югалттым мин. (Аның каршына ике кулын кесәсенә тыгып шайтан килеп баса).

Шайтан: Хәлләр ничек, бабай? Ә-ә, адашып йөрдеңмени? Минем монда бер нинди дә катнашым юк. Мин адаштырмадым сине. Картаясың, бабай!

К.Б: Бардыр инде ансы да. Менә оныкчыгымны югалттым бит әле. Күзәтеп бетерә алмадым. Сез күрмәдегезме соң?

Шайтан: Нәрсә инде син, бабай? Гувернантка алырга кирәк. Баланы күзәтергә, тәрбияләргә һәм башка бик күп нәрсәләргә өйрәтергә. Килешми синең ише солитный кешегә бала – чага ияртеп йөрү.

К.Б: Ул бит минем оныкчыгым. Традиция буенча яңа елда кешеләргә Кыш бабай һәм Кар кызы килә.

Шайтан: Бабай ташла әле шул устаревший традицияләргә ябышып ятуыңны. Күптән үзгәрергә вакыт.(Бармагы белән шартлата һәм кызлар тезелешеп чыгып басалар, матур итеп музыкага йөриләр). Менә мин сиңа күпме чибәр кызлар әзерләп куйдым. Любоен сайлап ал.(Бабай кызларны караштырып йөри) Тукта әле картлач, мондый кызләр тирәсендә йөрү өчен үзеңә дә үзгәрергә кирәк. Бу нафталин исе килеп торган туннарыңны, көя кисеп бетергән итекләреңне алыштырырга туры килер. Капчыкта да инде кәнфит,прәнник түгел евро һәм доллорлар булырга тиеш. Менә шулай бабакай. И, китәбез аннары синең белән кызлар кадрить итәргә.

К.Б: Кризис бит олан. Алай зурдан кубып булмас.

Шайтан: Бер дә борчылма бабай. Бүгенге бәйрәмне үткәрергә спонсорлар ярдәм итә.(А.б. керә)

А.б: Син шайтан алгыры барысын да каян беләсең соң әле. Әйе шул бүгенге яңа елны үткәрергә безгә спонсорларыбыз ярдәм итте.

“Чатыр тау” сәүдә челтәре хуҗалары Шакиров Руслан, Рөстәм Әсләм уллары;

Бары тик “Чатыр тау” кибетләрендә генә төрле төр иң сыйфатлысы һәм хәләл ризыклар сатыла. “ Чатыр тау” сәүдә үзәге сезне көтеп кала,рәхим итегез.

“Максат” хуҗалык товарлары кибетләре хуҗалары Җигангирова Фәндәрия һәм Җигангиров Рузалин ;

Барлык төр арзан һәм яхшы сыйфатлы хуҗалык кирәк яраклары, бары тик шушы кибетләрдә генә, рәхим итегез.

Әсәй авылы җирле үзидарә советына безнең рәхмәтебез чиксез. Сезгә эшегездә уңышлар,ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете теләп калабыз.

Ә хәзер сезгә багышлап җыр тапшырабыз.

Концерт номеры. ____________________________________________

(Бер яктан кыш бабай, икенче яктан Кар кызы чыга Кар кызы яңа елны җитәкләгән. Аларга убырлы карчык та ияреп чыга)

Кар кызы: (йөгереп барып бабасын кочаклап ала) Бабаем мин сине шундый сагындым.

К.б: Әй, кызым , мин бит сине югалттым. Кайларда йөрдең, син кайда идең?

Кар кызы: Бабаем йом күзеңне. Сюрприз! Сиңа Яңа ел бүләге. Таныш бул бабай, мин безгә әби таптым.

К.Б: Кызым, бу әби минем күптәнге таныш инде. Убырлы бит бу. Явыз, мәкерле, гомере буе миңа этлек эшләде. Мине яратмый ул.

К.К: Бабаем ул үзгәрде, әйбәтләнде. Безгә Яңа ел бүләк итте. Бабаем алыйк инде үзебезгә әбине.

К.б: Юк,юк кызым. Кыстама да.

Убырлы: Туктагыз әле! Сез монда ник килгәнегезне оныттыгыз бугай. Яңа елга сүз бирик.

Яңа ел: Кадерле дуслар! Сезгә киләсе елның һәр көне бәхет – шатлык кына китерсен! Аткан таңнарыгыз алсу булсын! Тормыш юлыгызда шатлыклы очрашулар, бәхетле елмаюлар, уңышлар көтеп торсын!

Авырлыклар калсын иске елда,

Килеп торсын быел җиңеллек.

Муллык булсын, дуслар артып торсын,

Күкләр аяз булсын иң элек!

Басуларда иген шаулап үссен,

Бакчаларда – алсу алмалар.

Һәр йорт саен шатлык алып килсен,

Минем елда туган балалар.

Нәфис гөлләр үссен болыннарда,

Урманнарда кошлар сайрасын.

Җир шарына иркен тормыш килсен,

Тик сугышлар гына булмасын!

А.б: Сүзләрең бик дөрес Яңа ел, теләкләрең изге. Рәхмәт сиңа! Чыннан да барысы да булыр, тик сугышлар гына булмасын.

(шаулашып абыстайлар керә)

Абыстайлар: Менә бит кайда ул бәйрәм!

А.б: Әйдәгез,әйдә рәхим итегез бәйрәмгә!

Абыстайлар: Килгәч, килгәч күңел ачабыз, биибез дә, җырлыйбыз да.

(Барысы бергә бииләр, Кыш бабай,кар кызы да бии)

А.б: Абыстайлар белән уен уйнап алыйк әле (уен уйнатыла).

2нче абыстай: Абыстайлар бәйрәмгә дип әзерләгән җырны да җырлыйк инде.

Абыстай: Җитәр кайтыйк булмаса, тамак ачты, чәй эчәсе дә килә.

Абыстайлар: Кайтыйк, кайтыйк. ( Барысы да чыгып китә)

Шайтан: Сез Кыш бабай белән Кар кызы чыкканын көтеп утырасыздыр инде. Юкка көтәсез! Кышларның елдан – ел җылына баруы сәбәпле, безнең Себердән килгән Кыш бабай белән Кар кызы җылы тиеп бик нык авырып киткәннәр. Аларны ашыгыч ярдәм машинасына төяп больницага озатканнар. Өйләрегезгә таралышсагыз да була. Әле дә шулай торса, аларга бөтенләй юкка чыгу куркынычы яный. Кыш бабай белән Кар кызы бар иде дип искә алырга калмагае дим әле. Ну, дөресен генә әйткәндә туйдырдылар инде алар да. Һаман бер Кыш бабай Кар кызы булмый инде. Кыш бабайга пенсиягә китәргә вакыт. Кар кызы да үсеп җитәр, кияүгә бирербез. Шуның белән шул иптәшләр, бәйрәм тәмам. Сау булыгыз, кабат очрашканга кадәр(кулын болгап саубуллаша).

Сәхнәгә алып баручылар, Кыш бабай, Кар кызы чыгалар.

А.б: Нәрсә сөйләп торасың син?

Кыш бабай: (таягы белән янап) Кем рөхсәт итте сиңа тамашачылар белән шулай сөйләшергә, аларны алдарга.

Шайтан: Мин сездән рөхсәт сорарга онытканмын мени? Гафу итегез. Киттем. Я бу тылсымлы таягы белән сугып фәрештәгә әйләндереп куяр.

Кыш бабай: Инде сезнең белән саубуллашыр минутлар да җитте. Бәйрәм бик күңелле бара, шулай дәвам итегез. Нинди генә каршылыклар булса да, бирешмәскә кирәк дусларым, алга барырга. Тормыш үрләрен яуларга. Әммә шунысын онытмагыз, үрләр яулаганда дусларыгызның, туганнарыгызның, якыннарыгызның хәтерен калдырырлык булмасын.

Кар кызы:

Яңа елда исән – мул тормышка

Аяк бассак иде йә Рабби!

Кил, яңа ел , изгелегең белән,

Явызлыкны беркем яратмый.

Яңа еллар килсен бәхет алып.

Яңа еллар килсен елмаеп

Күңелләрдә мәңге шатлык булсын.

Яшәмәгез дуслар, моңаеп

Уңышлар юлдаш булсын.

Кыш бабай: Сау булыгыз, киләсе очрашуларга кадәр!

(“Җиз кыңгырау моңнары”көе уйный,чыгып китәләр)

А.б: Өр яңа ел килә, өр яңа

Чынлап яңа булсын ул

Кояш кебек һәммә илләргә дә

Тигез көлеп торсын ул.

Күз яшьләре онытылып торсын

Артка чиксен кайгы-борчулар

Элеккечә утлар янып торсын,

Балкып торсын шулай чыршылар.

А.б: Кунакларны озаттык, ә без уеннарны дәвам итәбез. Барыгызны да уеннарда актив катнашуыгызны сорыйбыз.

(Сәхнәгә ике кеше чакырыла аларга кәгазь белән ручка бирелә һәм гайбәт җярга кушыла)

Авылның иң свежий яңалыкларын җыябыз.

Яңалыкларны уку өчен:

А.б: (яңалыклар музыкасы яңгырый)

Эфирда 1 каналның яңалыклар чыгарылышы. Хәерле кич хөрмәтле телевизор караучылар. Бәйрәм тапшыруын башлап җибәрәбез. Бүгенге сихри яңа ел кичендә иң изге теләкләребезне, кайнар котлауларыбызны кабул итегез! Әсәй авылының соңгы яңалыкларын тапшыру өчен сүзне штаттан тыш гайбәтчебезгә бирәбез.

Шушы яктан, шушы туфрактан без.
17.04.2016.
Авылыбыздан чыккан иҗади затлар белән очрашу.
Чулпан җыр “Вакытлар сүтәм”.
1 а. б. Исәнмесез, авылдашлар
Нигездәге газиз ташлар
Бергә аунап-уйнап ускән
Газиз, якын якташлар!
2 а. б. Шагыйрьләргә илһам бирерлек гүзәл табигате, җырларда мактап җырларлык уңган халкы, бишек җырыдай моңлы челтерәгән чишмәләре, шаулап утырган алтын башаклы басулары белән дан тоткан авылым, исәнме!
1 а. б. Без әле кайчан гына менә нәкъ шулай дип сезгә шушы сәхнәдән дәшкән идек. Әле кичә генә кебек. Ә бер ел сизелми узган да киткән!
2 а. б. Вакытлар шулай сүтелә. Гомер шулай сизелми уза да китә икән!
1 а. б. Без сезгә икенче елга кабат очрашырбыз дигән идек. Менә сүзебездә тордык. Без – сәхнәдә, сез – безнең белән!
2 а. б.
Олы Мәтәскә үзидарә җирлеге башлыгы
Миннәхмәт Габдулла улы Вәлиуллинга сүз бирәбез.
1 а. б. ( акрын гына яңгыраган җыр көенә)
Бу дөньяда бәлки, күп-күп эшләр күрем,
Билгесездер – кая ташлар бу тәкъдирем;
Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.
2 а. б. Кулга шулай гармун алган саен,
Искә төшә яшьлек еллары.
Гармун белән бергә озата бара
Киләчәккә күңел җырлары.
1 а. б. Уйнагыз гармуннар,
Иртән дә, кичен дә.
Уйнагыз сагыштан
Көйгәннәр өчен дә,
Бәхеттән куанып
Көлгәннәр өчен дә
Уйнагыз гармуннар.
2 а. б.
Сәхнәдә гармунчылар ансамбле. Каршы алыгыз.
1 а. б. Туган җирнең гүзәллеге булып,
Йөрәкләрдән җырлар агыла.
Күпләрне бит җырлар очраштыра,
Җыр белән дус, иптәш табыла.
1 а. б. Яшь вакытның гүзәл мизгелләренИскә алып, дуслар, тагын берЯңгыратыйк әле бу заллардаКайтавазын яшьлек таңының.
Җырлый Дамир Гәләвиев.
1 а. б. Туган җир. Туган авыл. Йөрәккә нинди якын һәм кадерле бу сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, нигезебез урнашкан кадерле туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас кабатланмас, истә кала торган урыннары күп. Сокланып туймаслык тугайлар, челтерәп ага торган йөгерек чишмә буйлары, туган ягыбызның кырлары, басулары, шаулап торган урманнары күңелләргә рәхәтлек биреп, туган туфракка мәхәббәт тәрбияли.
2 а. б. Ә шушы җирлектә туып- үскән, гомерләрен иҗат эшенә багышлаган якташларыбыз булуы күңелдә горурлык хисе уята.
1 а. б. Сәхнәбез түренә Татарстан җыр һәм бию ансамбле солисты, авылдашыбыз Дамир Имамиевны чакырабыз.
2 а. б. Ул бүген үзе генә түгел, икенче яртысы, пары – яры Гөлшат Имамиева белән. Рәхим итегез, сәхнә сезгә!
Җырлый Дамир Имамиев.
Гөлшат Имамиева.
1 а. б. Авылыма кайтам, туган якка,
Су юлында калган балачакка.
Ак өметләр тулы хыялларны
Канат итеп ерак очкан чакта.
2 а. б. Горурланып кайтам, кулларында
Ут уйнатыр тырыш халкым бар.
Яңа йортлар бизи Мәтәскәмне,
Югалганда башка авыллар.
1 а. б. Җан тартканга кайтам, тояр өчен
Туфрагымның кайнар сулышыш.
Кан-кардәшләр дәшә, ризык йөртә,
Авылыма бәйле язмышым.
2 а. б. Әйе, дуслар, исегезгә төштеме, бу шигырь юллары Рәйсә апа Ахунованыкы. Көчле алкышларга сез бик лаек, Рәйсә апа. Сүз сезгә.
Рәйсә Галиәхмәт кызы Ахунова сүз ала.
1 а. б. Үтте инде яшь вакытлар дипУфтанырга, дуслар, ашыкмыйкСүнмәгән бит, бездә сүрелмәгән,Җыр биюгә булган гашыйклык.
2 а. б. Безнең йөрәк әле һаман да яшьОнытмадык матур көйләрнеЖырлыйк әле өзеп үзәкләрне,Булсын дуслар сагынып сөйләрлек.
Зөһрә (җыр)
1 а. б . Җырлар өчен дуслар, тел кирәкме,
Җырлар өчен дуслар тын кирәк.
Җырлар өчен ярсу йөрәк кирәк
Иң мөһиме – җырга моң кирәк.
2 а. б. Үтте инде яшь вакытлар дип
Уфтанырга, дуслар, ашыкмыйк
Сүнмәгән бит, бездә сүрелмәгән,
Җыр – биюгә булган гашыйклык.
Әлфия Заһидуллина җырлый.
1 а. б. Җанга рәхәт бирә илахи моң
Тибрәлдерә күңел кылларын.
Өздереп тә уйный белә инде,
Алтын микән әллә куллары?
2 а. б. Бармаклары үзе серле дөнья
Ничек җитез сыза беләләр.
Илһамлы да ул уйнаган көйләр
Бәгырьне дә кисеп теләләр.
1 а. б . Сәхнәбез түрендә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Эмиль Хуҗиәхмәтов.
(Муз.инструментлар)
2 а. б. Сиңа кайттым, газиз туган җирем!
Каршылады аяз таннарын
Гомеремнең иң шәп минутлары,
Синдә үткән икән, аңладым.
1 а. б. Бер күрешү үзе бер гомер бит,
Очрашуга сәбәп табылсын.
Бер-берләрен сагынышкан дуслар
Күрешергә монда агылсын!
Җырлый Асия Ганиева .
1 а. б. Авырлыкны җиңәр өчен көч кирәк,
Ә кешегә һәрчак җылы сүз кирәк.
Бер назлы сүз мең дарудан көчлерәк.
Назлы сүзгә һәркем мохтаҗ, түз, йөрәк!
2 а. б. Җырлар тыңлыйк, җырлыйк, отыйк,
Җыр күңелне җылыта.
Әйдә, җырлап яшик, дуслар,
Җыр дуслыкны ныгыта.
Альмир Әхәт улы Корбанов җырлый.
1 а. б. Җыр кешенең юлдашы,
Җырлый алу бик яхшы.
Берәү җырлый эшендә,
Берәү җырлый төшендә.
2 а. б. Берәү – күңеле тулганда,
Берәү – эше уңганда.
Кайберәүләр җырлыйлар
Савыт –саба юганда.
1 а.б. Берәү җырлый оялып,
Берәү җырлый куанып.
Берәү җырлый хис белән,
Берәү җырлый көч белән.
2 а.б. Ничек кенә булса да
Начар түгел моңаю,
Җырлый алмаган кеше
Бәхетсездер мөгаен.
1 а.б. Ә менә безнең алдагы җырчыларыбыз гаиләләре белән моңлана.
2 а.б. Әнисе нишли, кызы шуны кабатлый инде ул!
1 а.б. Гәззә апа һәм аның кызы, безнең авылыбызның моңлы килене Лилия Әхмәтвәлиева ның чыгышларын карап үтегез.
Гәззә апа һәм Лилия Әхмәтвәлиева җырлый.
1 а.б. Күбәләктәй оча яшьлек
Талпына, канатлана.
Өлкәннәрдән үткән ялкын
Яшьләрдә кабатлана.
2 а.б. Аякларга күз иярми
Алар җиргә дә тими,
Безнең Фәнил әнә ничек
Очкын чәчрәтеп бии.
Фәнил –татар егетләре биюе.
1 а.б. Бер күрешү— үзе бер шифа дип,
Эч серләрне сөйләшик әле,
Хәсрәтләрне уртаклашып
Шатлыкларны бүлешик әле,
Күңелләрне бушатыйк әле, ди безнең авылдашыбыз
Нурания Җамалиева – Исхакова.

1 а. б. Туган авылым минем, әй Мәтәскәм,
Балачагым үткән урыным.
Тәүге тәпи баскан туфрагым син,
Җырлап бәбкә көткән болыным.
2 а. б. Туган җирем, сине сагыну хисем
Гомер буйларына саклана.
Син, Мәтәскәм, горурлыгым минем,
Сиңа кайтсам, күңелем сафлана.
Фирдәвес __________- Вәлиева җырлый.
1 а. б. Яшәү ямен тоеп күңелемнән
Ташып тора хис һәм моңнарым,
Күп моңнардан туган җырым сезгә
Бүләк булсын якын дусларым, ди Мөхәммәтгалим Имамиев.
Мөхәммәтгалим Имамиев.
(Эчтән):
Без бәхетле, матур булсак
Ямьле үтсә бу кичләр.
Сезнең күңел түрегезгә,
Өсти алсак зур хисләр.
“Чабата” җыры.
(Чулпан, Зәнфирә)
1 а. б. Нинди матур минем туган авылым!
Җир шарында тиңнәр юк аңар.
Киң кырларда үсә мул игеннәр,
Челтерәп ага талгын чишмәләр.
2 а. б. Авыллардан күптән чыгып китеп,
Яшибез без читтә күбебез.
Туган якны өзелеп сагынганда
Яшьләнәме икән күзегез?
Сәхнәбез түрендә Мәҗитләр (Хайруллиннар?) династиясе.
1 а. б. Аяз күкле матур балачагым,
Бер кайгысыз яшьлек көннәрем.
Кич уенга төшкән инеш буем,
Айдан сукмак төшкән төннәрем.
2 а. б. Тәүге авыз иткән җиләк тәмем.
Чәчкәләрнең татлы хуш исе.
Челтерәп аккан салкын чишмәм дә син,
Күңелемнең кайнар саф хисе.
Каршы алыгыз: Дания апа_________
1 а. б. Әй, Мәтәскәм, туган авылым минем.
Син җаныма бик тә якынсың.
Хезмәт сөйгән кешеләре белән
Һич арымый алга атлыйсың, ди авылыбызның хөрмәтле, игелекле, изгелекле кешесе, шигъри җанлы Миләүшә апабыз. (Минзифа?)
Миләүшә апа – нәфис сүз.
1 а. б. Якын дуслар җыйналганнар
Ял итәр өчен бүген
Иң матур биюләрне
Биеми мөмкин түгел
2 а. б. Бие әйдә биегез!
Һәммәсе таң калсыннар
Мәтәскә балалары диеп
Сокланып карасыннар.
“Балкыш” бию төркеме.
1 а. б. Бездә бүген кунакта олы хөрмәткә лаек булган, кадерле кешебез –
Саҗидә апа Шәрипова.
Ул да шигъри җанлы, җырлы-моңлы шәхес. Күңеле гел чисталыкка, нәфислеккә омтыла. Саҗидә апаның да безгә әйтер сүзләре бар. Рәхим итегез, Саҗидә апа.
2 а. б. Бер җырың – бөтен бер тормыш
Тыңлап туярлык түгел.
Күңелләрдән моңнарыңны
Чорлап җуярлык түгел.
1 а. б. Әллә инде һәр җырыңа
Чишмәләр салдың микән.
И халкым, дәрьядай моңнар
Кайлардан алдың икән?
Саҗидә апаның кодагые Нурия апа
җырлавын тыңлап үтегез.
1 а. б. Туган илсез кеше булмый.
Җырлаучысыз җыр кебек.
Тырыш булсаң, эшләр уңа,
Күңелгә тула шатлык.
Җырламыйча түзәме соң
Хезмәт яраткан халык.
2 а. б. Әти дә җырлый белә,
Әни дә җырлый белә.
Шушы бәйрәм хөрмәтенә
Минем дә җырлыйсым килә.
Наилә Хуҗиәхмәтова җырлый.
1 а. б. Сезгә булган кайнар сәламебез
Ташып чыкты йөрәк түреннән
Тапшырырга булдык аны сезгә
Шигырь белән, матур җыр белән.
Сезнең каршыгызда Нәзир һәм Гөлнур Вафиннар.
1 а. б. Керәме икән әле төшегезгә
Су буйлары, алма бакчасы?
Киләме икән чирәм өсләреннән
Бала чагыгызга кайтасы?
2 а. б. Туган якның гүзәл чәчкәләрен
Күңел турләренә элегез.
Бер кайтыгыз, дуслар, туган якка,
Сезне көтә авыл, белегез!
Авылларны төштә генә түгел,
Авылларны кайтып күрегез!
Бездә кунакта хөрмәтле кешебез, авылдашыбыз
Әнвәр абый ________________ (Скрипка).
1 а. б. Биючегә, дуслар, канат кирәк
Биючегә, дуслар, хис кирәк
Биючегә ярсу йөрәк кирәк
Сылу гәүдә, ачык йөз кирәк.
Сәхнәдә биючеләребез Халит һәм Әлфинә Ибатуллиннар.
1 а. б. Җыр бит ул хис дулкыны
Җыр бит ул истә кала
Кеше үзенең үткән гомерен
Җыр белән искә ала.
2 а. б. Яңгыра җыр күңелләрдә
Очкын булып кабын син
Күңелдә өр-яңа
Дулкын булып агыл син.
Җырлый Айгөл Әхмәтвәлиева.
1 а. б. Менә шулай гөрләп яшик әле,
Җыр – моңнарга гына үрелеп.
Борчу мәшәкатьләр булмый тормас,
Тик шулай да , тик шулай да дуслар
Яшик әле, яшик сөенеп.
Сәхнәдә районыбыз йолдызы Флүзә Галәвиева.
2 а. б. Яңгырый җыр зур авыллар
Урманнар, кырлар аша
Матур җыр белән һәрвакыт
Биюләр аралаша.
Сәхнәдә “Балкыш” бию төркеме.
1 а. б. Уйна тальян гармуныңны
Егетләр җырлап үтсен.
Туган авылыннан киткәннәр
Ишетсә, яшен түксен!
Эмиль Хуҗиәхмәтов + әнинең шигыре.
Уйнагыз, гармуннарЧишмә суы тереклек өчен булса,
Тальян кирәк булган моң өчен.
Гасырлар үтсә дә ул югалтмаган
Үз халкына күрсәткән көчен.
“Шахта” көен сузып моңландырса,
“Алмагачы” белән юаткан.
“Әпипә”се белән җилкендереп,
Кыз, егетне үзенә тарткан.
Еллар үткән саен тальян моңы
Онытыла барды халыкта.
Килеп керде япон такталары,
Югала барды инде халык та.
Татар халкын башка милләтләрдән
Аеручы да булды тальян.
Кая китте минем газиз моңым,
Кайтарырга юл табыйм каян?
Татар тальянының моңына тиң
Җир йөзендә берни булмас ул.
Ни булса да кире кайтарырга
Таба күрик, туганнарым юл.
Тальян гармун – безнең моң башыбыз,
Онытырга һич юк хакыбыз.
Яңадан кайтарыйк без татар моңын,
Аерылып торсын халкыбыз.
Уйнагыз, гармуннар, шаулатыгыз залны,
Уятыгыз җанын татарның.
Горурланып, теләп уйный торган
Моңлы тальяннары бар аның.
1 а. б. Хезмәт юлыбыз җырлар кебек,
Гөрләп барсын алгы көннәрдә.
Бердәм булып, нык адымнар белән
Меник әле, әйдә, үрләргә.
1 а. б. Сәхнәдә безнең Мәтәскәдә туып үскән кызыбыз, кадерле кунагыбыз, “Мәйдан” каналы җитәкчесе Айгөл Нәбиуллина. (Нәфис сүз)
Айгөл Нәбиуллина. (Нәфис сүз)
1 а. б. Тыныч булсын көннәр,
Чәчәк атсын гөлләр.
Балкып янсын кояш нурлары.
Күңелләр саф булсын,
Бәхетләр ак булсын,
Шаулап узсын тормыш юллары.
2 а. б. Кошлар канат каксын,
Чишмә челтерәп аксын,
Күктә янсын якты йолдызлар.
Дуслар артып торсын,
Бәхет ташып торсын,
Имин булсын иде дөньялар!
1 а. б. Сәхнәдә татарстанның халык артистлары, хөрмәтле кунакларыбыз
Фәридә-Алсу дуэты
ФИНАЛ. (Барлык катнашучылар чыга).
Мәтәскәм – гүзәлем.
Миңнегөл Хуҗиәхмәтова сүзләре,
Эмиль Хуҗиәхмәтов көе.
1.Үргә менеп күзәтәмен
Авылым матурлыгын.
Горурлык белән мактыймын
Халкымның батырлыгын.
Мәтәскәм- гүзәлем,
Мактамыйча түзә алмыйм.
2.Мәтәскәм – туган авылым
Һич шәһәрдән ким түгел.
Кайларга гына барсам да
Сиңа тартыла күңел.
3.Авылымның кырларында
Шаулап үссен игеннәр.
Ишәйсен туй табынында
Бер-берсен тапкан тиңнәр.
4.Шау чәчәкләргә күмелә
Яз җиткәч тә сиренем.
Син бит минем иң кадерлем,
Мәтәскәм- туган җирем.
Саубуллашу.
1 а. б. Хөрмәтле дуслар, кадерле авылдашларыбыз, кунаклар! Шуның белән безнең концертыбыз тәмам. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!
2 а. б. Концертны сәхнәгә куюда ярдәм күрсәткән _______________, тавыш операторы________________, биюләр куючы_______________________, __________________, мәдәният йорты хезмәткәрләренә ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез.
1 а. б. Хушлашмыйк без, бары саубуллашыйк,
Очрашырбыз җае килгәндә.
Сезне күрсәк, без башны иярбез,
Сез дәшегез, безне күргәндә!

  • Алып баручы сузлэре татарчаWebUrokCom_0c65195faa7b00
    Размер файла: 41 kB Загрузок: 16

Алып баручы сузлэре татарча

Концерт алып бару өчен ярдәмлек

Скачать:

Вложение Размер
kontsert.doc 55 КБ

Предварительный просмотр:

1 а.б Татар кызы … Бу исемдә

Күпме мәгънә, күпме сер.

Нечкә билле бу сылуга,

Сокланып син бакчы бер.

Җырлый Камилә Ситдикова “Бәйрәм бүген”.

1 а.б Сәхнә артында кемнәр шау – гөр килә анда?

а.б 5 класс укучылары, биеп күрсәтәбез дип ашкынып йөриләр иде.

1 а.б Эх матур итеп биючелэрне күрсәм, үзеннэн – үзе биюгә кушылып биеп китәсе килә. Әйдә, тизрәк сәхнәгә чакырыйк әле үзләрен

2а.б Сезнең каршыгызда 5 класс укучылары “Черный кот”биюе

1 а.б Хөрмәтле тамашачылар!Хәзер мин сезгә табышмак әйтәм. Җавабын белсәгез, кычкырып әйтерсез.

2 а.б Сандугачлы аяз таң атканда,

Кояш сибә алсу таңнарын.

Күңелгә дәрт, йөрәккә ямь бирә

Тыңласак без татар җырларын.

Җырлый мәктәбебезнең нәни сандугачы – Илшат Файзрахманов.”Күңелне ачыйк әле”

1 а.б. Башлангыч класс бию.

1 а.б 4 класс укучысы башкаруында шигырь

Илназ Нәҗипов һәм Данил Фәләхетдинов башкаруында җыр

1 а.б Әйе, дәртле биюләр күрсәң – йөрәк җилкенә, моңлы җыр ишетсән күңелне наз, рәхәтлек биләп ала, ә булдыклы балаларны күрсәң – эх шулар кебек булсаң иде дип уйлыйсын.

2 а.б . Килешәм синең белән . булдыклы балалар безнең мәктәптә күп. Менә 7 класс кызларын гына алыйк. Тырышып укыйлар, спорт ярышларында катнашалар, бииләр,җырлыйларАлай гынамы соң! Әле гайбәт сатып алырга да өлгерәләр. Ышанмыйсызмы? Менә хәзер күрерсез.

1 а.б. 7 класс кызлары башкаруында Гайбәтчеләр биюе

1 а.б. Җырлар булса шундый булсын

Җиргә шатлык сибәрлек.

Күңелләргә бәйрәм булып,

Язлар булып килерлек.

2 а.б 2 класс укучылары башкаруында татар халык көйләренә тезмә.Рәхим итеп тыңлагыз

1 а.б Без күп милләтле Татарстан җирендә яшибез. Үзебезнең татар булуыбыз белән горурланабыз. Ләкин , башка халыкларның гореф-гадәтләре, бию- җырлары безгә ят түгел, киресенчә, без аларны бик рәхәтләнеп өйрәнәбез, һәм матур итеп биибез.

1 класс укучылары башкаруында “Ламбада”биюе.

4 класс укучылары. Җыр

1 а.б Әйбәт җырлыймы?

2 а.б Тамашачылар шулай алкышлагач, әйбәт димәк

1 а.б Мин өйрәттем бит аны.

2 а.б Ә сине мактанырга кем өйрәтте?

1 а.б Ансына үзем өйрәндем.

2 а.б Без тамашачыларыбызны сүз белән генә сыйламыйк әле. Бүгенге концертка нәни дусларыбыз күчтәнәчкә бию алып килгәннәр. Әйдә тизрәк шул күчтәнәчне тапшырырга кирәк.

1 а.б башлангыч класс укучылары башкаруында бию

1 а.б Җырныңда иң татлысы синдә генә

Уйларның да иң яктысы синдә генә

Туган илем, туган җирем матурлыгы

Якты илһам бирми кемгә.

2 а.б Әти өе,әни көе

Изге булсын һәркем өчен

Җан җылысы,җир җылысы.

Бирсен безгә сихәт,көчен.

Алинә Хәйруллина башкаруында җыр

2 а.б Зөһрә Сабитова башкаруында шигырь

1 а.б Җырсыз җирнең яме юк,

Җырсыз тормыш тәме юк,

Җыр сулар һава кебек,

Җыр яши, җыр мәңгелек.

Регина Газимова башкарунда җыр

11 класс чыгышы.

1 а.б Үскәч безнең егетләр

Кыю солдат булырлар

Солдат булып, сакчы булып

Ил чигендә торырлар.

Чын солдатка охшаганнар

Куанып туймый күңел

Атлыйлар алар – тип- тигез

Сокланмый мөмкин түгел

Сезнең каршыгызда 9 класс егетләре. Каршы алыгыз.

1 а.б .Суы тәмле, юлы ямле,йөзе якты

Җырларымны моңлы итәр чишмәм кайда?

2 а.б . Ә ул моң чишмәсе Илзия Зарипова күңеленнән ургылып чыгып бүгенге кичәдә сезгә сәлам булып ташый.

1 а.б . әйт әле, кем безне бишек көйләрен җырлап, баккан, тәүфыйклы, булдыклы булсын дип, бар көчен куеп үстергән?

2 а.б Әлбәттә, әниләр! Аларның безгә күрсәткән изгелекләрен уйлап та, санап та бетерерлек түгел. Без гомер буе әнкәйләрнең ягымлы карашларын, яратуын тоеп яшибез. Барысы өчен дә рәхмәт сезгә, әнкәйләр!

1 а.б Бишек тирбәтергә әни кирәк,

Йөрергә өйрәтергә әни кирәк.

Кулына алып чәбәкләргә әни кирәк

Усал малайларны эләкләргә әни кирәк.

2 а.б Гашыйк иткән мине җиргә,

Чәчәкләргә, арыш исенә

Лаек булсын, дигән, минем бәбкәм

Кеше дигән бөек исемгә.

2 а.б Газиз әниләребез, Илмир Зайнуллин һәм Рүфинә Таҗетдиновалар башкаруында “ Рәхмәт сезгә,әнкәйләр” җыры сезнең өчен. Рәхим итеп тыңлагыз.

2 а.б .Азан моңы,иман нуры,

Сеңсен җиһан – җаныбызга.

Җырлы бәйрәм булсын гомер

Кушылыгыз барыгыз да.

Җырлый Ясминә Габидуллина”Рәхмәтлемен язмышка”.

1 а.б . әйт әле миңа, әгәр син яңадан балалар бакчасына йөргән вакытыңа кайту мөмкинлеге булса, син риза булыр идеңме?

2 а.б Нигә кирәк ул сиңа, әллә авырый башладың инде?

1 а.б Авырмадым мин. Әй сез егет халкы җиңел уйлыйсыз инде. Ә менә мине үскән саен тормышның катлаулыгы, аның өермәсе бераз куркыта. Бәләкәй вакытта бик рәхәт бит ул. Бернинди проблема юк, көннэр буе уйныйсың…Белмисең бит ул рәхәтлекләрнең кадерен. Бармакаларыңны бөгә- бөгә санап тизрәк үскәнеңне көтэсең.

2 а.б Я,я артык хисләнеп торырга вакыт бик кысан, калганын кайткач хыялланырсың . Концертны дәвам итәргә кирәк.

1 а.б. Әйе шул. Алкышлар белән каршы алыгыз.

Сәхнәдә “Яшьлек” бию төркеме кызлары башкаруында “Голубая лагуна”биюе

1 а.б Үзем генә калдым бит әле мин, хөрмәтле тамашачылар! Калганын кайткач хыялланып бетерерсең дигәч, әллә кайтып киткән инде. Ярый, нишләрсең, сынатмаска кирәк.

Синен җырың – язгы ләйсәннәрдә,

Синен җырын – кояш нурында.

Синен җырың бөре булып тула,

Кушкаенның җылы куенында.

Җырлый Зәлидә Нәҗипова “Мама”

1 а.б Кызларыбыз җыр – биюгә бик оста. Кирәк икән өздереп җырлыйлар, кирәк булса йөрәкләрне җилкендереп бииләр.

2 а.б Һәр кешенен күңелен биеп уят,

Биюеңнән бар дөньяга шатлык тарат.

Шат музыка яңгырасын бөтен җиргә

Тартынмыйча чык уртага, бие әйдә.

1 а.б Сәхнәдә 6 класс укучылары башкаруында бию

Челтерэмэ урман чишмәсе.

Урман –кырлар уйга калып тынласын. Җырлый Нәргизә Зиятдинова

1 а.б Әйбәт җырлыймы?

2 а.б Тамашачылар шулай алкышлагач, әйбәт димәк

1 а.б Мин өйрәттем бит аны.

2 а.б Ә сине мактанырга кем өйрәтте?

1 а.б Ансына үзем өйрәндем.

2 а.б Без тамашачыларыбызны сүз белән генә сыйламыйк әле. Бүгенге концертка нәни дусларыбыз күчтәнәчкә бию алып килгәннәр. Әйдә тизрәк шул күчтәнәчне тапшырырга кирәк.

1 а.б башлангыч класс укучылары башкаруында бию

2 а.б Әйдә әле, дускайларым,
Әйдә биеп алыгыз,
Идәннәрне җимерткәнче
Биеп, таптап калыгыз!

Сезнең каршыгызда 9 класс укучылары. Татар халык биюе.

Иснмесез хрмтле авылдашлар!

Иснмесез картлар, яшьлр

зебезне кайнар сламнребезне юллыйбыз. Унынчы сыйныф укучылары, аларны ти-нилре тарафыннан зерлнгн бйрм концертыбызны башлыйбыз.

1. Кмк бию, уен- клке. 2. Сезг булган кайнар сламебез

Булыр безне бйрмд. Ташып чыкты йрк треннн

Хрмтле авылдашлар килгн, Тапшырырга булдык аны сезг.

Трдн узыгыз йд. Шигырь белн, матур ыр белн.

4.Уйнарбыз да бген, клрбез д, 5. ырлар, биюлр зелмс

Матур итеп ырлар ырларбыз. Шатлык стр гармун да.

гр инде телсгез сезг, кенмссез килгнг

Баяннарда хтта сызарбыз. Келле булачак монда.

6.Бген шулай тырышырбыз, 7.Сзне озакка сузмыйча,

Сезне келлрне ачарга. Вгъдлрне бозмыйча,

хзерг рхст итегез рм итми вакытны

Кон ц ертыбызны башларга. Башлыйк ле концертны.

ыр бит ул хислр дулкыны,

ыр бит ул ист кала

Кеше зене ткн гомерен

ыр белн иск ала.

1) зене ырларын сезг блк ит «»

1.Ягырый ыр зур авыллар, 2.Биючене итге

Урманнар, кырлар аша, Бии, бии кыскара

Матур ыр белн рвакыт Биючег сз йтмгез,

Биюлр аралаша. Бии , бии остара.

1.Туган якнын гзллеге булып 2.Ягыра ыр келлрд,

Йркт ыр кпме агыла Очкын булып кабын син

Кплрне бит ырлар очраштыра р келд р-яа бер

Кплрне бит кавыштара Дулкын булып агыл син

ыр белн дус, иптш табыла

1.ыр армый ул, 2. ырламыйча туй итмилр

ыр ялыкмый. ырсыз бер бйрм булмый.

Мгелек блк безг Ишккчелр ыр сузмаса

Ул блк бездн сезг. Иделд д ямь булмый.

3.Алма пеш бакчаларда

Илне бакчаларын мактап

ырламый ммкин тгел.

5)зене ырларын блк ит.

Баскан ирд ут чыгара,

Икн болар дисеннр.

6) Схнд келле бию.

1.Иллр матур ыр белн, 2.Картларга да ыр кирк,

Юллар кыска ыр белн. Яшьлрг д ыр кирк.

Эшлп арса, эштн со Беркем йоклап китмсен,

Ял итик без ыр белн. Уйна, гармун, ыр кирк.

7) Схнд зене ырлары .

Ке килми димилр.

Маридан да килгннр.

Ерак юл димгннр.

9) Схнне аларга бирбез. (Мари халык биюе)

1.Сандугач та ыр суза, 2.Идел ага ыр кйлп,

Карлыгач та ыр суза. Дулкын кага ыр кйлп.

Сандугачлы бу илд Идел буе тал – тирк,

р яфрак ыр суза. Яшик матур ыр кйлп.

70 яшьлек картларны да

11) Егетлр башкаруында ыр «Уфтанма»

Тырыш булса, эшлр уа.

Келг тула шатлык.

Бию яраткан халык

12) Схнд шаян бию. (збк карт бию)

13) Скетч. (нилрдн).

14) Каршы алыгыз схнд »Матрешки»

1.Олыгызга, кечегезг, 2. Бишектге ббилрг –

Яшегезг, картыгызга, Бу ырлар маяк булсын,

Яшь кызларга, егетлрг, ырлар ягырап торсын.

15) Схнбез тренд кызларыбыз.

16) Схнбез тренд «Татар халык биюе.»

Кулым тис туфрак алтын булла,

Яшем тамса шыта гл булып.

Келлрд туган якты хислр

Ягырыйлар матур ыр булып.

ыр йрт тату, дус яшрг,

Кыен чакта сабыр булырга

з артыннан дшеп биеклекк,

Канат я рбер урында.

18) Схнд «Кадриль».

Бие, бие, Хйбулла,

Биегн кеше бай булла.

Биегн кеше бай булса да

Кес ягы сай була.

Кырларда грлп игеннр ссен,

Дигезд шаулап кораблар йзсен.

Ккне болытлар каплап тормасын –

Тормыш талбен барыбыз аласын.

21) Хор «Бхетт, шатлыкта».

1.Бу тормышта кемнр ген алмый 2.Юлларыбыз якты булсын

Яш чен бек тхетне. Эшлребез рчак усын

Килчгебез безне якты булсын . Кгебезд рвакытта

Бгенге кн бирсен бхетне. Нурлы кояш балкып торсын.

Шуны белн сезне чен зерлнгн бйрм концертыбыз тмам. Килгнегез, карап утыруыгыз , кчле алкышларыгыз чен бик зур рхмт. Сау , таза булыгыз, килсе очрашуларга кадр.

концерт алып барыр очен шигырьлэр кирэк булса рэхим итегез Алып баручы сузлэре татарча

Алып баручы сузлэре татарча

Алып баручы сузлэре татарча Алып баручы сузлэре татарча Алып баручы сузлэре татарча
Алып баручы сузлэре татарча
Комментариев пока нет

Прокомментируйте!

Выскажите Ваше мнение:

Алып баручы сузлэре татарча
Вакансии для учителей

Leave a Comment

Этот сайт использует Akismet для борьбы со спамом. Узнайте как обрабатываются ваши данные комментариев.